top of page

Мин - Укытучы

 

Мин әкрен генә Казан шәһәре буйлап атлыйм. Тирә-якта алтын көз. Сары яфрак түшәлгән сукмак мине мәктәбемә илтә. Ә яфраклар бер-бер артлы төшәләр дә төшәләр. Көн артыннан көн уза, дәрес арты дәрес.

         Мәктәпкә беренче адымнарымны атлаган көннән, никадәр дәрес узган. Балаларның телләре, кыңгыраудай, чыңлаган да чыңлаган, бик күп сорауларга җавап табылган.

Укучылар көтә мине бигрәк,

Янып, көлеп тора күзләре.

Бер-бер артлы меңәр сорау ява,

Алтыннан да кыйммәт үзләре.

Мәктәп... Укытучы... Минем балачак хыялым иде. Укый-яза башлаганнан бирле, мин дусларым белән укытучы булып уйный идем. Бу “уен”, бүгенге көнгә хәтле дәвам итеп, тормышка ашты.

Мин hәрвакыт уйланам: ”Кем соң ул - укытучы? Синең хезмәтеңнең асылы нидә?!”

 Икмәк пешерүче  берничә сәгать эчендә пешергән икмәген күреп сөенә, чәчтараш  тиз генә вакыт аралыгында үз эшенең нәтиҗәсен күрә, агроном берничә атнадан үстергән үсентеләренә шатлана. Ә менә укытучыга эшләргә дә эшләргә ... Үзенең хезмәт җимешен күреп сөенергә, үзен бәхетле итеп сизү өчен аңа бик күп еллар кирәк.

         Мәктәпне тәмамлагач, зур өмет чаткылары белән Казан дәүләт университетына кердем. Матур романтика белән тулы студент еллары бик тиз узып китте.

         Үземнең беренче дәресемне искә төшерәм. Дәрес 39 нчы мәктәптә, 4 а сыйныфында иде. Бүгенгедәй күз алдымда: унбиш пар күзнең миңа сынап, кызыксынып  карап  торулары. Ләкин мин куркып калмадым, биш ел дәвамында һәм аннан соң да миңа белем биргән зирәк, тирән белемле һәм тәҗрибәле остазларым һәрвакыт минем янда...

         Үзем өчен  мин шуны ачыкладым: укытучының дәресләре укучыларга кызыклы һәм мавыктыргыч булсын өчен, укытучы ел саен камилләшергә, үсәргә тиеш. Заман укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык - бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Укытучының иҗадилыгы ул үз эшен яратып башкарганда гына тормышка аша ала.Укытучы һөнәре актерлык сыйфатларын да үз эченә ала. Ул ”сәхнәгә” үзенең шәхси борчуларын алып чыкмаска тиеш. Шуңа да мин, тормышымда нинди генә авырлыклар булса да, сыйныфка һәрвакыт ачык йөз, шат елмаю, якты кәеф белән    керергә тырышам.

Бүгенге көндә балалар алдында минем намусым пакь. Күңелемдәге  тирән бер горурлык белән алган белемемне балаларга бирәм. Без бергә тормыш дигән олы диңгездә йөзәргә өйрәнәбез. Мәктәп тормышы - бала өчен олы бер диңгез. Минем биргән киңәшләрем, күп очракларда ярдәм кулымны суза алуым, аларга бу диңгезне югалтуларсыз йөзеп чыгарга көч бирә. Моны күргән бала ничек итеп илһамланмасын! Әнә шулай бергә-бергә белем диңгезендә илһамланып йөзәбез. Төрле каршылыкларны җиңә алган бала беркайчан да инде бирешмәячәк. Ул тормыш авырлыгын җиңәр, кирәк чакта арып-талганчы көчен сарыф итәр!

Мин укучыларымның киләчәктә үз максатларына ирешә торган,  рухи яктан бай, мәрхәмәтле, кылган гамәлләренә җаваплы кеше булуларын теләр идем. Мәктәпне тәмамлап, олы юлга аяк басканда, аларга бары тик уңышлар гына юлдаш булсын!

Балалар белән аралашу шатлыгы, туган телемә һәм туган җиремә мәхәббәт уята. “Ел укытучысы”, “Татар кызы”, “Татар егете ” бәйгесендә катнашу һәм югары дәрәҗәләргә ирешү миндә зур канәгатьләнү хисләре уята. Көннән көн балаларның күзләрендә ялкын күрәм. Аларның зур теләк белән дәресемә йөрүләре, туган телем, татар теле белән кызыксынулары, минем күңелемә дәрт өсти һәм педагогик осталыгым камилләшүгә этәргеч бирә. Мин шуның белән бәхетле,  яраткан туган телемә кызыксыну кимеми, димәк минем телем яшәячәк! Мин укытучы булуым белән бик горурланам.!

Үзенең шатлыклары, борчулары, хезмәттәшләрнең киңәшләре, укучыларның яхшы нәтиҗәләре белән тагын бер ел узып китәр. Укытучы күңелендә  канәгатьләнү хисе белән моңсулык кына калыр...

...Алтын яфрак төшәр, тагын көзләр җитәр...

Яфрак төшкән кебек көннәр узар

Яфрак төшкән кебек...

Дәрес арты дәрес...

Сизелмичә үтеп китә һәр көн

Атлый торган юлым минем дөрес.

 

           

            Минем педагогик осталыгым

 

 

        Һәр ел саен җиргә көзләр килә

                               Сары нурдай яфрак коела.

                               Мәктәбемә илтә торган сукмак

                               Алтын сипкән кебек тоела.

Музыка
bottom of page