top of page

ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘЛӘРЕ

Тема: Сыйфат сүз төркемен кабатлау

4 нче сыйныф

Планлаштырылган нәтиҗәләр: регулятив, танып белү, коммуникатив уку гамәлләре.

Метапредмет -  сыйфат сүз төркеме турында кагыйдәне белү.

Предмет   -  сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.

Шәхескә кагылышлы – сыйфат сүз төркемен сөйләмдә дөрес куллануга ирешү, сөйләмне сыйфат сүз төркеме ярдәмендә баету мөмкинлекләрен аңлау. Укучыларда  туган җиребезгә, туган илебезгә хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләү.

Материал – дәреслек (2нче кисәк, 8-9 битләр), карточкалар, төсле кәгазъләр,

Җиһазлау: мультимедия проекторы, экран (такта), җир шары макеты,

 

 

1.Дәрес барышы:

  • Мотивлаштыру – ориентлаштыру

  •  

Исәнләшү, укучыларның хәлләрен сорашу, психологик уңай халәтне тудыру.

  • Исәнмесез, хәерле көн  укучылар. Мин- Гөлназ Фарисовна. Хәлләрегез ничек?   Әйдәгез әле, укучылар бер – берегезгә ягымлы итеп карагыз, елмаегыз, матур итеп урыннарга утырыгыз.

Елмаеп тора кояш,

Нурларын сибә безгә.

Җылы якты кояш кебек

Ак бәхет телим сезгә

  • Шушы матур кояш кебек дәресебез  дә җылы, якты, күңелле узсын.  Без бүгенге  дәресебездә бергәләп үзебезнең кояшлы илебезне төзеп карыйк. 

  •  Кояшлы ил ул нинди була? мисаллар

  • Ә менә мондый кояшлы ил сезгә ошыймы?  (әйе)

  • Ни өчен?  (мисал)

  • “Кояшлы ил безнең ил, күге аның гел аяз...” Әхмәт Рәшит, бу юллар безнең рәсемебезгә дә туры килә.

 

2.Актуальләштерү

  • Укучылар кояш нинди?  сүзләр җылы, якты, нурлы,сары, матур ягымлы, мәрхәмәтле) Дөрес, әйдәгез әле.  Күгәрчен, балалар, агач, ромашкалар. Ә хәзер уйлагыз,  бу сүзләр нинди сүз төркеменә керәләр (сыйфат)

  • Сыйфат нинди сорауга җавап бирә? (нинди, кайсы)

  • Сыйфат нинди сүз төркеме янында килә.

  • Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? (4)

  •  Сыйфат сөйләмгә ни өчен кирәк?

  • Сыйфат бит әле предметларның төрле билгеләрен дә белдерә.

  • Нинди дәрәҗәләр? ( төп, чагыштыру, артыклык, кимлек). Яхшы әлеге сүзләрне  сыйфат дәрәҗәләренә куеп карыйк. (җылы-җылырак, бик җылы кимлек юк яки салкын)

  • Яхшы, булдырдыгыз. Әйдәгез әле, күнүгүләр өстендә эшләп алыйк.

  • Укучылар,  сезнең алда  текст бирелгән. Мин бу текстны укып чыгам. Әлеге текстка нәрсәләр җитми икән? Текстның яңгырашы матурмы, аһәңлеме тыңлап карагыз әле. (укучыларга карточкалар белән текст таратылган була №2)

Тагын кыш җитте. Кар ява. Җил исә. Буран чыга. Агачлар тун киде, җир өсте карга күмелде. Чыршы, нарат агачлары гына үзгәрмәде. Елгаларны, күлләрне боз каплады.  Урманнарда куяннар, төлкеләр, бүреләр  азык эзлиләр.

Балалар гына кыштан курыкмыйлар. Таудан чана, чаңгы шуалар, кар бабай ясыйлар. Кыш бик күңелле ел фасылы.

    

Текст тагы да матуррак яңгырасын өчен сезгә файдалану өчен сүзләр бирелгән, яки үзегезнең мисалларыгызны китерә аласыз.

Файдалану өчен сүзләр: йомшак, көчле, салкын, ап-ак, ак, яшел, калын, зәңгәр, хәйләкәр, усал, куркак, шаян,биек, суык зур.

 Әйдәгез, тикшереп карыйк.

 

 Тагын ап-ак кыш җитте.   Йомшак кар ява. Салкын җил исә,  көчле буран чыга. Агачлар ак   тун киде, җир өсте калын  карга күмелде.  Яшел чыршы, нарат агачлары гына үзгәрмәде. Елгаларны, күлләрне зәңгәр боз каплады.  Урманнарда куркак куяннар, хәйләкәр төлкеләр,  усал бүреләр азык эзлиләр.

Шаян балалар гына суык кыштан курыкмыйлар. Биек таудан чана, чаңгы шуалар,  Зур кар бабай ясыйлар. Кыш - бик күңелле ел фасылы.

 

-         Сезгә кайсы текст ошый. Текстта нинди аерма бар? (матуррак, зуррак) Икенче текст тулырак, шулаймы укучылар? Димәк, укучылар, (нәтиҗә) Сыйфат ни өчен кирәк? Сыйфат сөйләмне матурлый, тулыландыра. Сыйфат сөйләм  телен баета, матурлый.

 

3.  Уку мәсәләсен кую

Модель фрейр.Укыган текстны кулланып, белемнәребезгә таянып хәзер бер эш эшләп алабыз. Сезнең алдыгызды ак кәгазъ бите бар, шул битне алыгыз һәм икегә бөкләгез, хәзер тагын икегә бөклибез, почмагын эчкә таба бөклибез.  Ачабыз, карыйбыз, бөкләнгән урыннарны карандаш белән сызабыз. Безнең уртада ромб барлыкка килде. Шул ромб эченә сыйфат сүз төркеме дип язабыз. Өскә сул якка сыйфатка хас билгеләр, уң якка сыйфатка хас булмаган билгеләр дип язабыз. Аска сул якка сыйфатка кагылышлы мисаллар, сыйфатка кагылышлы булмаган мисаллар дип язабыз. Мисал китерәм. Бу эшне эшләргә мин сезгә вакыт бирәм, вакыт чыккач, тикшереп карарбыз.

-         Әйдәгез, беренче графаны тутырып карыйк. Кем әйтә? Тагын нинди фикерләрегез бар. Шулай итеп тутырабыз

-         Ә хәзер, әйдәгез, басыгыз, ял итеп алабыз.

 

  Кышкы урманга килдек

Матур урыннар күрдек,

Тун кигән каен уңда

Ямь-яшел чыршы сулда

Кар бөртекләре оча,

Әйләнеп җиргә төшә

 

II.  Уку мәсәләсен өлешләп чишү

Укучылар әгәр дә, теләкләребез чиста, кәефләребез әйбәт булса, кыш көне дә чәчәк ата бит. Әйдәгез әле, мине тыңлагыз.

Болында күп матур чәчәкләр,

Барысы да татлы хуш ислеләр.

Нәркисләр, сөмбелләр һәм мәкләр –

Нәкъ сезнең иренегез төслеләр.

-         Алдыгызда төсле матур чәчәкләр ята. Әлеге чәчәкләр гади  генә түгел. Чәчәкнең биш таҗы бар. Биш таҗы җир шарының биш континентын аңлата.  Мин сезгә биремне аңлатам.

1.     Чәчәкнең бер таҗына сыйфат язылган.

2.     Бу сыйфатны дүрт дәрәҗәдә язарга кирәк

3.     Бу сыйфат белән сүзтезмә язарга кирәк.

Мәсәлән.  Бер мисал китерәм.

Әйдәгез әле, матур сүзләрегез, изге теләкләрегез белән җир шарын әйләндереп алыйк. Сез сүзләрегезне укып миңа биреп барырсыз.

Җыегыз, балалар, сез җирнең

Бу нәфис һәм иркә гөлләрен.

Китерегез данлыклы хөр илнең,

Тәбрикләп, шатлыклы көннәрен.

III.           Бу шигырьне Бөек Ватан сугышында геройларча һәлак булган бөек шагыйребез Муса Җәлил язган. Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтелә. Җир шарыбыз тыныч, күгебез аяз булсын,сугышлар булмасын. Тынычлык символы булган күгәрчен һәрвакыт  аяз күгебездә очсын.(күгәрчен беркетәм).

IV.            Рефлексия.

-   Әйдәгез әле укучылар ак битләрне  кулыгызга алыгыз,  ярдәмче сүзләрне кулланып, матур теләкләр языгыз. Минем арттан бөкләгез(оригами, ясарга өйрәтәм.)

-   Нәрсә килеп чыкты? (күгәрчен)

-   Учларыбыздагы, әлеге тынычлык кошларына, үзебезнең җылылыгыбызны биреп, кояшлы илебезнең зәңгәр күгенә җибәрик.

-   Менә хәзер җир шарыбыз чәчәк атты, ә тынычлык символлары – күгәрченнәр аны һәрвакыт саклап торсын.  Бәхетебез үзебезнең кулларда, илебез тыныч,  күкләребез аяз булсын.

 

Якты кояш җиргә нурлар сибә,

Болыннарга чәчәкләр тулган.

Еллар үтә, йөрәк бик тын тибә,

Дусларым без бергә гомергә

 

Тип йөрәгем, бер дә туктама син,

Нинди матур җирдә таң ата.

Көннәремне төнгә бутама син,

Бу дөньяны мин бит яратам.

 

Моңнарымны, теләкләремне җырга салып,

Бу салкын кышкы көндә

Йөрәгемнең җылысын сезгә бүләк итәм , дусларым.

 

Мин сезгә бары тик уңышлар гына телим, сез бүген барыгыз да уңай бәягә лаек. Сезгә бик зур рәхмәт.

-  Дәресебез шуның белән тәмам. Сау булыгыз!

 

 

 

Әдәби-музыкаль кичә-"Хуш киләсең , Нәүрүз!"

 

Башлангыч сыйныфларның рус телле балалары өчен.

Укытучы-Измайлова Г.Ф.

 

Алып баручы берничә укучы белән "Яратыгыз" җырын җырлап сәхнәгә чыгалар.Җыр бетүгә,укучылар кереп китәләр.

                   кошлар тавышы яңгырый:

А.п. -Когда день догоняет ночь, когда снежное царство Деда Мороза, превращаясь в звонкие весенние ручейки, растекаются по земле, наши деды встречали весну - Наурузбике. Праздник отмечается в день солнечного равноденствия, когда и день длится 12 часов и ночь длится 12 часов - это происходит 21 марта. Слово "Науруз" переводится с тюркского языка, как Новый год или Новый день. Это праздник проводы Зимы и встреча Весны!

                         (показ слайдов о зиме)

 Накануне праздника люди шли в лес, чтобы провожать прошедший год. то есть Зиму. Там они разжигали костры и прыгали через костер, проговаривая разные пожелания.

    -Ребята, а давайте позовем Деда мороза и Снегурочку к нам на праздник. Они очень хотели с вами попрощаться до следующего года. Скажем все хором: Кыш бабай! (хором) , Кар Кызы! (хором)

     (музыка уйный, Кыш бабай ,Кар кызы һәм Кар бөртекләре керәләр. Җыр "Кыш бабай.)

К. б. -Уф, арыдым, уф пештем! (утыра) Кар бөртекләрем, тизрәк җил өрдерегез (куллары белән җил өрдерәлр), мин ял иткәндә, әйдәгез балаларга бер биеп күрсәтегез!      (кар бөртекләре биюе . Слайд )

К. б. -Яз килә,Нәүрүз килә! Мин китәм инде, сау булыгыз! (Кыш бабайлар чыгып китәләр)

А.б. -Сау бул, сау бул Кыш бабай! Вот и проводили Зиму.

      А на следующий день женщины и дети, одетые в различные костюмы, с мешками и корзинами ходили по домам, поздравляя хозяев с праздником Науруз, желая всем благополучия и здоровья. А хозяева, в свою очередь, угощали гостинцами-это яйца, крупы, хлеб. (звучит татарская мелодия)  Сценка: (3 бала кәрзиннәр,капчыклар тотып "өй" янына киләләр, ишек шакыйлар)

 1Б.- Ач ишегең, керәбез,

       Нәүрүз әйтеп киләбез!

  2.Б -Өйдәме түтәй!

       Тизрәк бир күкәй!

3Б. -Бирсәң безгә өч күкәй,

       Тавыгың салыр йөз күкәй!

Хуҗалар. Рәхмәт, рәхмәт,балалар. Менә сезгә күчтәнәчләр.Яңа ел белән! Бәйрәм белән! (ярма,күкәй бирәләр)

Балалар. -Нәүрүз котлы булсын! (2раза)  (китәләр)

А.б. -В новогодний день люди одевались нарядно,выходили на улицу, встречали Весну - Наурузбике и вместе гуляли, пели песни, плясали, играли и шутили. (3бала йөгерешеп керәләр):

 1Б. -Нәүрүз җитә! Нәүрүз җитә!                                                                                                                                     

 А.б.-Нәурүз җиткәч, ни була?

 2Б. -Нәүрүз җиткәч, яз була!

                             (3 укучы яз турында шигырьләр сөйли)

 1.Тизрәк кил безгә, җылы яз.

    Тизрәк-тизрәк кил!

    Куяннар туңып беткәннәр.

    Иссен җылы җил.

 2.Тизрәк кил безгә,җылы яз.

    Тизрәк-тизрәк кил!

    Чыпчыкларга җырлар өйрәт

     Уйна,сайра,көл!

3.Чәчәкләр белән күмелсен

   Без яшәгән ил.

   Тизрәк кил безгә, җылы яз,

   Тизрәк-тизрәк кил!

1Б. Әнә карагыз, күктә кояш елмая! (күккә күрсәтә -слайд)

А.б.-Ах, рәхәт , җылы булып китте!                   

                                музыка.Кояш биюе.

 А.б.-Әйдә, кояш,сип нурыңны

       Кызганма бер дә.

       Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм

       Нәүрүз бүген бездә!                 

                         ( Кояш бии)  

  А.б.-Кояш, кояш, мәңге балкый, мәңге нур сибә!

       Кояш гомере телим мин халкым сиңа!

       Рәхмәт сиңа, кояш, түрдән уз, безнең белән бәйрәм ит!

  -Балалар, кояш та чыкты, көн җылынды,Нәүрүзбикәне чакырырга вакыт җитте.   Әйдәгез әле ,балалар, бергәләп Нәүрүзбикәне чакырыйк.

Балалар.-Нәүрүзбикә! (бергә 3 тапкыр кычкыралар)

        (музыка яңгырый.Слайдлар. Нәүрүзбикә Чәчәкләр белән килеп керә, кулында кәрзин күчтәнәчләр белән. Кәгазьдән чәчәкләр тарата балаларга,чәчләреннән сыйпап үтә. Чәчәкләр бер читкә барып,тезләнеп утыралар)

Нәүрүз.-Исәнмесез, балалар!

           Бик күп җирләр үттем мин.

           Агымсулар кичтем мин,

           Сезгә килеп җиттем мин.

           Нәүрүз әйтеп үттем мин.

           Нәүрүз мөбәрәк булсын!(2 раза) (Чәчәкләр арасына кереп утыра)

                           (җыр гарәпчә һәм шарык биюе)

Бала.-Кыш китте,яз килде,

        Үрдәк белән каз килде.

        Былбылдан аваз  килде,

        Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Бала.-Нәүрүз килде, тиз килде,

        Нәүрүз килде, яз килде.

         Яз белән байлык килде,

         Яз белән шатлык килде!

                              Җыр "Яз килгән"

Нәүрүз.-Кояшлы көннәре белән

            Ямьле яз килеп җитте.

            Бу чәчәкләрне безгә бәйрәмгә

            Матур яз алып килде.

            Уңда чәчәк, сулда чәчәк

            Алдымда да чәчәкләр.

            Миңа язгы чәчәкләр

            Изге юл күрсәтәләр.

  Чәчәкләр биюе

Нәүрүз.-Рәхмәт,укучылар! Бик тырыш,уңган балалар икәнсез!Матур итеп җырлыйсыз, биисез, шигырьләр сөйлисез. Сезне барчагызныда Яз бәйрәме, Яңа ел белән котлыйм!  Ребята, поздравляю всех с весенним праздником Науруз! Желаю вам здоровья, счастья, чтобы хорошо учились, уважали старших, любили и  охраняли природу!  А еще я вам всем принесла гостинцы, угощайтесь.

   (Музыка яңгырый.Кәрзин белән күчтәнәчләр тарата)

Нәүрүз.-Котлап сәлам бирдегез

           Мине көтеп алдыгыз.

            Тук булсын малларыгыз

           Мул булсын балларыгыз.

           Моңаеп утырмагыз,

           Уйнагыз да көлегез

           Биегез дә җырлагыз!  

А.Б.-Ребята, на прощанье хотим еще поздравить тех, кто родился весной. Встаньте пожалуйста, кто родился в марте, апреле, мае. (хором-поздравляем!) Садитесь.

      Для вас споем песню про день рожденья. С праздником Науруз байрам!            Җыр "Туган көн»

А.Б.-На этом наш праздник Науруз " завершился, всем спасибо!

         ( җыр " Яз килгән")

  

 

                 Тема:  Исем ясагыч кушымчаларны ныгыту.

Дәрес барышы.

  • Дәресне оештыру

Исәнләшү, укучыларның хәлләрен сорашу, психологик уңай халәтне тудыру.

  • Исәнмесез, хәерле көн  укучылар.

          Исәнмесез.

Укытучы. Хәлләрегез ничек?  Утырыгыз.(утыралар) Укучылар бер берегезгә карагыз, елмаегыз.  Бүгенге дәресебез якты, матур, җылы узсын. Без бүген дәрестә зур проект өстендә эшләрбез, дәрес барышында белем агачын үстерәбез.  Бүгенге дәрестә һәр дөрес җаваплар өчен агачта белемнәребезне билгеләп барырбыз.  Кышның соңгы ае, урамда яз һавасы. Шундый матур көндә без сезнең белән татар теле дәресендә күңелле сәяхәт итәрбез. Сез татар теленең нинди бай һәм матур тел булуын беләсез инде.

  • Актуальләштерү.

  • Укучылар теге яки бу телнең сүз байлыгы ничек дип атала?Лексика дип атала.

  • Дөрес, татар теленең лексикасы, ягъни сүзлек составы нинди    сүзләр  хисабына бай дип уйлыйсыз?

  •  Алынма сүзләр һәм яңа сүзләр.(заимственные слова и новые слова)

  •  Яңа сүзләр нинди ысуллар(юллар) белән ясала? (Рәсемгә карагыз) Слайд. Рәсемдә: бакчачы бабай, юл-чы, диңгез-че,  тәм- ле, кызык-лы, тәрбия-че, файдалы, чәчәкле, кышкы урман, кояшлы көн,

-Укучылар без сезнең белән күпме яңа сүз ясадык, бу сүзләр нинди юл белән ясалды?

 -   Кушымчалар белән.

 - Әйе, бик дөрес. Яңа сүзләр тамырга кушымча ялгау юлы белән ясала – суффиксалный способ образавания новых слов

Әйдәгез әле, бу сүзләрне кабатлыйк. .

 

  • Яңа белемнәрне формалаштыру.

  • Сәяхәтебезне дәвам итәбез, Игътибар.Бу рәсемнәрне нәрсә берләштерә. Уйлагыз.  Слайд.

  •    Һөнәрләр.

  •  Әйе, укучылар, бүген дәресебездә һөнәрләр иленә сәяхәтебезне дәвам итәрбез. Балалар, сез нинди һөнәрләрне күрәсез? Әйдәгез, фикерләрегез белән уртаклашыгыз. Аның өчен ишеккә якын утыручылар  үзләренең фикерләрен партадашына әйтә, сезгә 20 секунд вакыт бирелә. Вакытыгыз чыкты. Хәзер тәрәзәгә якын утыручылар сөйли. 20 секунд вакыт бирелә. Вакытыгыз чыкты. Саша әйт әле,  Катя нәрсәләр күрә?

  •    Катя - эшмәкәр, төзүче, тәрбияче, табиб, биюче, тракторчы,сатучы, укытучы һөнәрләрен күрә.

Укытучы.  кагыйдә. Татар телендә кайбер һөнәр исемнәре тамыр яки ясалма нигезгә сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясала. Татар телендә -чы/-че кушымчасы – иң  продуктив кушымча, хәзерге көндә дә исем ясалышында  катнаша. Бу кушымча белән ясалган исемнәрнең гомуми сүз ясалыш мәгънәсе – эш башкаручы затны белдерү.  Инглиз телендә дә һөнәр исемнәре кушымча ялгану юлы белән ясала. Мәсәлән:   Слайд.

  • Уку мәсәләсен кую.

  • Җир шарында нинди генә һөнәр ияләре юк! Кешеләрне дәвалаучы табибмы, балаларга белем бирүче укытучымы, әллә киң суларда йөзүче диңгезчеме, әллә төпсез күкләрне үз иткән очучымы?! Һәрбер һөнәр үзенчә яхшы, кирәкле. Һәрбер һөнәр үзенчә кадерле һәм  матур.

Уку мәсәләсен өлешләп чишү.

Укытучы. Сяхәтебезнең киләсе тукталышы “Кем кайда эшли” дип атала. Биремне телдән эшлибез. Такгага карагыз. Рәсемнәрдән файдаланып дөрес җавапны бирегез. Слайд.  Сезгә 1 минут вакыт бирелә.

Укучы. Укытучы мәктәптә эшли, сатучы кибеттә сата...

Укытучы. Яхшы булды. Әйдәгез әле сөйләшеп алыйк. Слайд. Бу җөмлә  дөрес  язылганмы?  Табиб төзи. Сез бу җөмлә белән ризамы?

Укучы. Юк, табиб төземи, табиб дәвалый. (тулы җавап сорыйм)

Укытучы. Яхшы. Укучылар, хәзер  дәреслекнең  100 нче битен ачыгыз, №3 күнегүне  эшлибез. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп языгыз.

            Бирем ...укыта, ...оча, ...тегә, ....сата, ...дәвалый, ....рәсем ясый, ...     җырлый, ....бии.

Ярдәмче сүзләр: укытучы,очучы,тегүче, сатучы, табиб, рәссам, җырчы, биюче.

Укытучы. Әйдәгез әле тикшерик. Слайд. Укытучы укыта, очучы оча,тегүче тегә, сатучы сата, табиб дәвалый, рәссам рәсем ясый, җырчы җырлый, биюче бии. Бик яхшы,  киләсе тукталышыбыз “Серле рәсемнәр”  дип атала.  Слайд (Уйлап кара). Нокталар урынына нинди сүз куярга кирәк, аның өчен сезгә рәсемнәр ярдәм итәр. Бу рәсемдә җөмләләрне тулыландырырга була. Яхшы, без җөмләләрне төзедек, уйлап карагыз әле, менә шушы җөмләләрне тагын да матуррак итеп  әйтергә буламы? Безнең җөмләләрне нинди сүз төркеме матурлый һәм баета.

Укучы. Сыйфат.

Укытучы. Хәзер  2 нче карточканы алыгыз, анда сезгә файдалану өчен сүзләр бирелгән, шушы сүзләр ярдәмендә бу җөмләләрне матурлап алыйк. Тикшерәбез.

Укучы. Китапханәче кызыклы китап бирә...

Физминут?

Яшел болынга килдек

Матур чәчәкләр күрдек

Зәңгәр кыңгыраулар уңда,

Ак ромашкалар сулда.

Күктә кояш елмая

Нурларын сибә җиргә.

Укытучы.Без сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Карагыз әле, сезнең алларда  матур, төрле-төсле чәчәкләр ята. Бу чәчәкләрдә бер һөнәр исеме язылган. Мин сезгә уенның тәртибен аңлатам. Минем кулымда чәчәк, бу чәчәккә укытучы сүзе язылган. Мин Гөлназ Фарисовна. Мин Казанда яшим. Мин –укытучы. Ә син кем? Дәвам ит.  Һәм без чәчәкләребез белән агачны бизибез. Агачыбызны үстерәбез, матурлыйбыз.

                Сәяхәтебезнең ахыргы тукталышына килеп җиттек, белем агачыбыз чәчәк атты, матурланды, тулыланды.  

III.           Рефлексия

  Укытучы. “Һөнәрле үлмәс – һөнәрсез көн күмәс” дигән татар халкы. Мин укытучы булуым белән бик бәхетле. Үз хезмәтемдә йөрәк җылымны   балаларга бирәм. Ә киләчәктә сез кем буларга телисез? Уйлагыз әле. Ә хәзер  бер иҗади бирем эшләп алабыз. Менә шундый ак битләрне алыгыз. Бу ак биткә кем булырга телисез шуны языгыз.  Оригами ясау

Безнең кулларда ак кораблар, ә бу корабларда сезнең киләчәккә булган уйларыгыз, хыялларыгыз. Әйдәгез әле бу корабларны тормыш диңгезенә төшерик.  Хыял кораблары тормыш дигән зур диңгездә тыныч, салмак кына йөзсен. 

Тормыш диңгезендә тын гына,

Ак кораблар йөзә, чайкала

Алда көтә безне зур өметләр

Якты дөнья, кояш, тантана.

Мин сезгә бары тик уңышлар гына телим, сез бүген барыгыз да уңай бәягә лаек. Сезгә бик зур рәхмәт Дәресебез шуның белән тәмам. Сау булыгыз!

 

 

 

 

bottom of page