top of page

ЭШ ТӘҖРИБӘМ

Кеше үз телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас.                

                                                                                Каюм Насыйри.

 

Туган тел –халыкның тарихын, рухын, ерак гасырлардан буыннан –буынга күчеп килүче гореф – гадәтләрен чагылдыра. Ул җитди һәм сакчыл мөнәсәбәткә лаек, һәм һәрьяклап үсәргә тиешле зур хәзинә.

         Тел – бер милләт вәкилләрен берләштерә торган, бербөтен итә торган ышанычлы корал ул. Татар телен бүгенге заман шартларына туры килерлек итеп һәм укучыларда кызыксыну уятып укыту, татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары алдына куелган бурычларның берсе.

 Методик темам: Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында татар телен укытуда инновацион технологияләр куллану.

Үземнең укыту эшчәнлегемдә инглиз һәм татар телләрен грамматик төзелешләре  ягыннан чагыштырып өйрәтергә тырышам. Туган тел чараларына нигезләнеп инглиз телен өйрәтү күпкә җиңелрәк. Инглиз һәм татар телләрен чагыштырып, татар теленең фонетикасы, грамматикасы,  морфологиясе, лексикологиясе, сүз һәм саннар ясалышының уртак булуын ачыкладым.

Инглиз телен татар теле белән чагыштырып өйрәткәндә, укучыларда дәрескә карата кызыксыну уяна, алар дәрес  белән мавыгалар. XXI нче гасырда әлеге ике телне дә камил белүче яшь буын вәкилләрен тәрбияләү - без яши торган заманның өстенлекле юнәлешләренең берсе. Татарстан мәктәпләрендә белем алучы һәр укучы да рус телендә, татар телендә һәм инглиз телендә камил сөйләшүгә ирешә алса, укытучы алдына куелган бурыч үтәлгән дип санала. Минем өчен мондый укучыны тәрбияләү зур кыенлыклар китереп  чыгармый, чөнки үзем дә әлеге телләрдә аралаша алам.

Бу юнәлештә эшләү миңа тагын бер программада катнашырга мөмкинлек бирә. Безнең мәктәптә AFS  программасы буенча эш алып барыла. Бу программа – Рәсәйнең «Интеркультура» хәйрия фондының мөһим  юнәлешләренең берсе. Әлеге халыкара статус алган ирекле программа күп илләрдә кулланыла. Һәр ел саен Мәскәүгә, лингвистик лагерьга Италиядән, Франциядән, Германиядән, Яңа Зеландиядән, Бразилиядән, Тайландтан студентлар килә. Алар безнең традицияләрне, гореф-гадәтләрне, ә иң мөһиме телне өйрәнергә киләләр. AFS  программасы барлык  теләгән кешеләргә дә бу мөмкинлекне тудыра. Лингвистик лагерьда берничә көн укыганнан соң, тел өйрәнүчеләр Рәсәйнең төрле шәһәрләренә җибәреләләр. Чит ил студентлары үзләренең укуларын дәвам итү өчен Санкт-Петербург, Чебоксар, Тольятти, Түбән Новгород Казан шәһәрләренең гомуми белем бирү мәктәпләрен сайлап алалар. Мәсәлән, мәктәбебездә 2013 елда Италиядән килгән Марчелла Валери, Гонконгтан килгән Дҗэн Сей, 2014 елда Австриядән Виктория Стикс, Тайландтан Буняви Чаяпут белән татар телен өйрәндек. Әлеге чит ил укучыларына татар телен генә түгел, ә татар халкының мәдәниятен, гореф –гадәтләрен, тарихын, күренекле шәхесләре белән таныштыруны да максат итеп куйдым. Бу проект эшчәнлеге - инновацион технологиянең бер юнәлеше.

      Рәсәй һәм Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы бүгенге көндә укытучылардан федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп эшләүне таләп итә. Әлеге стандарт белем бирү процессының эчтәлеген яңарту, аның нәтиҗәләрен югары сыйфатлы итү максатын күздә тотып төзелә. Федераль дәүләт белем бирү стандартында   төп өч таләп бар.  

  • Төп белем программасы башлангыч гомуми белемнең нәтиҗәле үзләштерелүен таләп итә.  

  • Төп белем программасы башлангыч гомуми белемнең төзелешен таләп итә.        

  • Төп белем программасы башлангыч гомуми белемнең тормышка ашырылуын талән итә.

Федераль дәүләт белем бирү стандарт таләпләре  укытучының  дәресләргә технологик карта төзүен  дә күздә тота. Бу карта ни өчен мөһим соң?

Әлеге  техналогик карта  Федераль дәүләт белем бирү стандарт таләпләрен  тормышка ашыруда аерылгысыз бер өлеш булып тора. Мин дә шундый технологик карта төзеп эшләп карадым.

Дәресләремдә кулланыла торган инновацион технологияләр Федераль дәүләт белем бирү стандарт таләпләрен тормышка ашырырга ярдәм итә. Укытучы укучыларда нәтиҗә күрә, ә татар теле укытуда иң югары нәтиҗә булып, укучыларны татарча аралашуга өйрәтү тора.

Мин үз эшчәнлегемдә, башлангыч сыйныфларда, әлеге стандартлар белән эшлим. Башлангыч мәктәп өчен федераль дәүләт  белем бирү стандарты дәрес белән беррәттән, дәрестән тыш чараларны да тәкъдим итә. Миңа дәрестән тыш чараларда төп методик кулланма буларак Сергеева Нурзия Гыйлфан кызының “Тылсымлы бизәк” дип аталган әсбабы бик зур ярдәм итә. Китаптагы рәсемнәр ярдәмендә татар халкының милли бизәкләрен буяу, кисү, төрле коллажлар ясау укучыларда белемнәрне үзләштерүдә уңай нәтиҗәләр бирә. Әлеге дәресләрне оештыру эзлекле эшчәнлек технологиясенә нигезләнеп  корыла.

Халкыбызның үткәнен, бүгенгесен өйрәнү, аның күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен, авыз иҗаты үрнәкләрен барлау, иң беренче чиратта, тәрбия һәм уку-укыту процессында кирәк.

         Халык авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга тәрбия бирү чарасы белән бергә, әйләнә-тирә дөньяны танып белү чыганагы булып та хезмәт итә. Авыз иҗаты әсәрләрен үзләштерү процессында  балалар  халкыбызның тарихы, аның тормыштагы әһәмиятле вакыйгалары белән дә танышалар.

         Шулай ук, дәрестән тыш чарага төрле җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуны да кертергә була. Мәсәлән, шундый бер очрашуда  Роберт Миңнуллин “Шигьри колейдоскоп ” дип исемләнгән җыентыкны тәкъдир итте. Бу җыентыкта мәктәп укучыларының һәм укытучыларының шигырьләре тупланган. 

Мәктәбебездә ел саен фән көне уздырыла. Әлеге чарага төрле язучылар, галимнәр  чакырыла. Мәсәлән, быел язучы Галимҗан Гыйльманов белән очрашу булды. Ул үзенең иҗаты белән таныштырды һәм яңа китапларын тәкъдим итте. Укучылар фәнни, иҗади хезмәтләре белән чыгыш ясадылар, авторга үзләрен кызыксындырган төрле сорауларын бирделәр. Укучылар беренче, икенче, өченче дәрәҗәдәге дипломнар һәм язучы тарафыннан китаплар белән бүләкләнделәр.

Ике ел дәвамында Бөтен Рәсәй күләмендә Саха -Якутия укытучылары мәктәбебездә мәгариф өлкәсендә үзләренең уку-укыту системасын камилләштерү йөзеннән тәҗрибә алдылар. Бу стажерлык мәйданында, Татарстан Яңа гасыр телевидениесе белән берлектә, бик файдалы һәм мәгълүмати семинарда дәресемне тәкъдим иттем.

Татарстан фән һәм мәгариф министырлыгы белән Сингапурның “Educare” компаниясе тәкъдим иткән белем бирү проекты, татар телен өйрәтүдә отышлы бер юнәлеш дип уйлыйм. Һәм бик зур канәгатьлегем белән үз дәресләремдә кулланам.  Барыбызга да билгеле булганча, әлеге проектның төп асылын: аралашу,  хезмәттәшлек, тәнкыйди фикерләү, креативлык тәшкил итә.

Грамоталар

VI Республика методик семинары: “Техник вузларда икетеллелек мәсьәләсен тормышка ашыру: проблемалар һәм перспективалар”

 

Мәкалә

Әдәби әсәрләрдә тәрҗемә төрләре

Г.Ф.Измайлова

МАОУ “Школа№39”

Тел – дөньяны өйрәтү, тану, кешеләрнең үзара аралашу, аңлашу чарасы. Ләкин  дөньяда халыкларның һәм милләтләрнең саны күп  булган кебек, телләрнең дә саны күп. Төрле телләрдә сөйләүче халыклар бер – берсе белән күбесенчә тәрҗемә ярдәмендә аңлашалар.  Тәрҗемә бер телдә әйтелгән яки язылган фикерләрне һәм хисләрне икенче бер телдә сөйләшүчеләр өчен дә аңлаешлы итә. Шулай итеп, тәрҗемә халыклар арасында аңлашу һәм аралашу коралы булып хезмәт итә.         

Тәрҗемә – бик борынгыдан килгән эшчәнлек. Төрки халыклар бер – берсе белән аралашканда да, башка халыклар белән булган бәйләнешләрендә дә,  күльтура мөнәсәбәтләрендә дә, дәүләтара мөнәсәбәтләрдә дә тәрҗемәгә мөрәҗәгать иткәннәр. Шәрык  илләрендәге дипломатия учрежденияләрендә драгоман дип атала торган хезмәт урыны хәзерге заманда да бар. Бу – гарәпчә тәрҗеман (тәрҗемәче)     сүзенең ауропалашкан формасы. Татарларда бу тылмач сүзенә туры килә.  Күп милләтле рус дәүләтенең төзелү чорында төрле халыкларны рус дәүләтенә  берләштерүдә бу тылмачлар шактый хезмәт күрсәткәннәр.[1]  

Биредә тәрҗемә эшенең тылмачлык кебек тар бер тармагы турында түгел, ә киң мәгънәсендә халыкларның аралашуын, бер – берсенең культура хәзинәләре белән уртаклашуын тәэмин итә торган әдәби тәрҗемә турында сүз алып барабыз. Әнә шул тәрҗемә төрле халыкларның рухи байлыкларын барысы өчен уртак хәзинәгә әйләндерә. Икътисади бәйләнешләр белән беррәттән, бу төр тәрҗемә халыклар арасында дуслык бәйләнешләренең үсүенә хезмәт итә. Бер халык үзенең рухи байлыклары белән башка халыкларны баета алган кебек, үзе дә шул халыкларның иҗат чишмәсеннән үзенең хәзинәсен тулыландыра ала.

Тәрҗемә эшчәнлегенә бәя бирүдә ике юнәлеш  күзәтелә. Бер төркем галимнәр тәрҗемәнең әдәби-эстетик ягына, сурәтләү чараларын бер телдән икенче  телгә күчерүгә зуррак игътибар бирәләр. Бу юнәлеш - әдәби-эстетик юнәлеш дип атала.  Икенчеләре исә, тәрҗемә мәсьәләләрен күбрәк тел белеме җирлегендә карыйлар, оригинал белән тәрҗемә арасындагы лексик – грамматик һәм стилистик мөнәсәбәт закончалыкларын  ачыклауны максат итеп куялар. Бу юнәлеш- лингвистик юнәлеш дип атала.

Тәрҗемә эшчәнлеге буенча тикшеренүләр соңгы чорларга кадәр әдәбият белеме  карамагында булды, нигездә, аның бер тармагы итеп саналды,күбесенчә, матур әдәбият тәрҗемәләре өйрәнелде. А.В.Федоров моны тәрҗемә мәсьәләләрен өйрәнүдәге җитди үзенчәлек итеп билгеләп үтә. “Основы общего и машинного перевода” китабының авторлары И.И.Резвин һәм В.Ю.Розенвейг та шундый нәтиҗә ясыйлар. “Тәрҗемә  XX гасырга чаклы башлыча иҗади эш итеп, ягъни эстетик күзлектән каралды,” – дип язалар алар.

Әдәби юнәлеш күп мәсьәләләрне уңышлы хәл итүенә карамастан, тәрҗемә теориясе өчен бердәнбер юл булып, тулы бер гыйльми система барлыкка китерә алмады. Тәрҗемә теориясен өйрәнүдә әдәби-эстетик караш белән беррәттән, лингвистик караш кирәклеге күренде. Аны системалаштырырга омтылыш ясаучыларның берсе - Я.И.Рецкер. Ул үзенең “О закономерных соответствиях при переводе на родной язык” дигән мәкаләсендә тәрҗемәнең тел белеме категорияләренә бәйләнешен күрсәтә. А.В.Федоров та 1953 нче елда чыккан “Введение в теорию перевода” китабында: “Тәрҗемә теориясе, филология фәненең бер тармагы буларак, барыннан да элек, лингвистик дисциплина ул,” – дип белдерә.[2]

А.В.Федоров язганча, тәрҗемә, оригинал әдәби әсәрдән аермалы буларак, тема һәм герой эзләү,сюжет, композиция кору кебек бурычлар куймый. Авторның уен әйтеп бирүче тәрҗемәченең иҗатын җәелдерә торган төп һәм бердәнбер мәйдан булып тел өстендә эшләү тора. Оригиналның  билгеле бер тел чаралары белән бирелгән образлары тәрҗемәдә башка бер телнең аерым чаралары ярдәмендә “күчереп бирелә”. Шуңа күрә тәрҗемә практикасы өчен генә түгел, ә теория өчен дә тирән лингвистик нигез, аерым телләр арасындагы мөнәсәбәт закончалыкларын белү кирәк. Шулай итеп,  тәрҗемә теориясе тел белеме, әдәбият белеменең иң тыгыз хезмәттәшлеген сорый.

Шушы ике юнәлешне истә тотып, тәрҗемә теориясе оригиналның өч төрле юл ярдәмендә тәрҗемә ителү мөмкинлеген күрсәтә. Беренчесе -  сүзгә-сүз тәрҗемә итү. Сүзгә-сүз тәрҗемә, ягъни оригиналда булган һәр сүзне тәрҗемә итү ул. Бу төр тәрҗемә, аеруча поэзия әсәрләрен тәрҗемә иткәндә уңышсыз. Дөресен әйткәндә, поэзия әсәрләрен сүзгә-сүз тәрҗемә итеп  тә булмый. Шуңа күрә бу алымны  алга сөйрәүчеләр арасында поэзияне тәрҗемә итеп булмый, дигән пессимистик караш яшәп килә.

Бу ысулның тагын бер кимчелекле ягы – тәрҗемә ителә торган телдәге текст берничә сүз белән бирелеп, шуның өстенә, төрле ярдәмлек сүзләр дә арта. Шуңа күрә мондый тәрҗемәләр, кагыйдә буларак, күләм ягыннан оригиналдан озынрак булалар.

Тәрҗемәдәге бу күп сүзлелек – оригиналдан является  кебек ярдәмлек сүзләрне дә тәрҗемә итеп бирергә тырышу нәтиҗәсе. Рус телендәге Он является передовиком соцсоревнования  җөмләсе белдергән фикерне Он – передовик соөсоревнования  җөмләсе дә белдерә. Ләкин бу форманың һәркайсының үз урыны бар.  Беренче җөмләне без татарчага булып тора тезмәсен кулланып та, аннан башка да тәрҗемә итә алабыз. Ләкин практикада мондый ярдәмлек белән төзелгән җөмләләрне, күбесенчә, тәрҗемәдә дә   ярдәмлек белән бирәләр һәм шуның аркасында кытыршы тәрҗемәләр килеп чыга.

Сүзгә-сүз тәрҗемә, беренче карашка, форма ягыннан дөрес булырга тиеш кебек. Ләкин асылда бу алай түгел. Оригиналның  шома, килешле стиле, шундый ваклыкларны бирергә тырышу аркасында, зәгыйфьләнә, ягъни тулаем формага зарар килә. Ә инде  эчтәлек белән форма берлеге тәэмин ителмәгәндә, әсәр үзенең кыйммәтен югалта .

Ирекле тәрҗемә тарафдарлары икенче чиккә ташланалар. Бу төр тәрҗемәгә мөрәҗәгать иткәндә, мәгънәгә зарар килә һәм оригиналның үзенчәлеге югала. Гадәттәгечә, оригиналның авторы юкка чыга, ягъни бу инде билгеле бер дәрәҗәдә яңа әсәр – икенче телдәге бер әсәргә ияреп, аның сюжетыннан файдаланып,аның идея эчтәлеген биргән яңа әсәр була.

Күренә, бу юнәлешләрнең берсе дә идеаль тәрҗемәгә куелган таләпләрне канәгатьләндерә алмый. Дөрес, тәрҗемәдә оригиналның эчтәлегенә дә, формасына да әһәмият бирелергә тиеш,беренче планда эчтәлекне истә тотып, форма белән эчтәлек арасындагы бәйләнешне сакларга кирәк. Рус әдәбиятында һәм Г.Тукайдан башлап безнең әдәбиятта да өстенлек алган бу юнәлешне берәүләр адекват тәрҗемә   дип атыйлар, ә икенчеләре реалистик тәрҗемә диләр. Дөрес тәрҗемә оригиналның эчтәлеген бөтен тулылыгы белән аңлата торган формаларда бирергә тиеш. Бу исә форма сайлауда тәрҗемәченең иҗади эшен таләп итә.

Ләкин конкрет мәгънәне аңлату өчен бер телдә уңышлы форма, икенче бер телдә бөтенләй табылмаска мөмкин. Бу мәсьәләләр безнең көндәлек практикада адым саен диярлек очрап торалар. Чөнки рус һәм татар телләре структур яктан төрле системаларга кергәнлектән, бер-берсеннән шактый аерылалар. Шулай да, аларны чагыштырып өйрәнү бу телләрдә бердәй һәм охшаш чаралар булуын күрсәтә. Төрле телләрдәге гомумилек, халыкларның тормыш-көнкүреше, фикерләвендәге уртаклыкларга нигезләнә.

Һичшксез, рус һәм татар телләренең  аермалы яклары гомуми якларга караганда зуррак. Алар телнең барлык өлкәләрендә дә лексик-фразеологик составында һәм стилистик төзелешендә, авазлар системасында һәм стилистик кулланышында да чагылыш таба.     

 

[1] Фәйзуллин С. Ике тел хәзинзсе/С.Фәйзуллин. – Казан : Тат.кит.нәшер., 1964. – Б.34

 

[2]Фәйзуллин С. Ике тел хәзинзсе/С.Фәйзуллин. – Казан : Тат.кит.нәшер., 1964. – Б.34

 

 

bottom of page