top of page

Бәяләмә

 

                            Казан шәһәре, Вахитов районы “Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39-нчы номерлы гомуми                                           урта белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                    Измайлова Гөлназ Фарис кызына   бәяләмә

 

Измайлова Гөлназ Фарис кызы-иҗади эзләнеп эшләүче укытучы. Ул башкалардан яңалык эзләве һәм уку-укыту өлкәсендә үсешкә омтылуы белән аерылып тора. Измайлова Гөлназ Фарис кызының хезмәт эшчәнлеге татар теле филологиясенә карый. Гөлназ Фарис кызы мәгариф учреждениясендә инде 6 ел эшли. Әлеге эшләү дәверендә ул үзен татар теле һәм татар әдәбиятын тирәнтен белүче, һәр яктан грамоталы белгеч итеп танытты. Заман таләпләренә җавап бирүче укытучы буларак Гөлназ Фарис кызы фән-мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны күзәтеп тора һәм үзеннән дә өлеш кертергә тырыша. Ул татар телен укытуда инновацион технологияләрне куллана белүче, алдынгы карашлы укытучы. Измайлова Гөлназ Фарис кызы укытучы өчен кирәкле һәр документны зур төгәллек белән алып бара. Аның татар теле һәм татар әдәбияты өчен төзелгән эш программалары вакытында тапшырылган, электрон журналы һәр көн тутырылган һәм укучыларның эш дәфтәрләре һәрвакыт тикшерелгән була. Гөлназ Фарис кызы татар теле кабинетын методик яктан җиһазлауга да үзеннән зур өлеш кертә. Укытучының дәрсләрендә укучыларның белемнәре тирәнәю белән беррәттән, иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә, шәхси фикере булган шәхес тәрбияләү алгы планга куела. Федераль белем бирү стандартлары буенча да, төрле яклап үскән, үз фикерен башкаларга да җиткерә алучы шәхес тәрбияләү күз уңында тотыла. Тормышыбызга яңа технологияләр үтеп кергән заманда укучыларга әзер белем бирү белән генә чикләнеп калуның дөрес булмаганын аңлый укытучы. Аның укучылары алган белемнәрен тормышта дөрес куланырлар, җәмгыятькә файдалы шәхес булырлар. Гөлназ Фарис кызы белемне укучыларның үзләренән таптыру алымнарын күздә тотып эшли. Бик зур игътибарны Гөлназ Фарис кызы сәләтле балалар белән эшләүгә юнәлтә. Укучылары төрле дәрәҗәдәге конференцияләрдә катнашып, призлы урыннарга лаек булалар. Мәсәлән:Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни-гамәли конференциядә, Шәрәф Мөдәррис исемендәге яшь тәрҗемәчеләр ачык шәһәр конференциясендә Җәләлиева Аделина грамота, диплом белән бүләкләнде, “Мин туган телемдә сөйләшәм” иҗади бәйгедә Ибрагимова Айназ III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Укучыларны фәнни-эзләнү эшчәнлегенә җәлеп итү иҗади эшкә кызыксыну уяту җиңел түгел. Укытучы яшь кешенең эчке дөньсын, карашларын, сәләтен, әхлакый сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен күздә тотып эшләргә тырыша. Педагог татар теле һәм татар әдәбияты дәресләренә кызыксыну уяту өчен туктаусыз эзләнә. Ул ФДББ стандартларына туры килгән проект эшләре, технологик карталар төзү белән шөгыльләнә. Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы белән Сингапурның “Educare” компаниясе тәкъдим иткән белем бирү проекты буенча Гөлназ Фарис кызы һәр вакыт үз тәрҗибәсе белән уртаклаша. Ел укытучысы – 2014 бәйгесендә лауреат, ә Ел укытучысы – 2015 бәйгесендә район күләмендә беренче урынны яулады. Республика дәрәҗәсендәге семинарларда катнаша. Мәсәлән, “ФДББ стандарт шартларында башлангыч сыйныфлар өчен татар телен укыту” семинарында Гөлназ Фарис кызы дәрес бирде һәм мастер класс күрсәтте. ФЦПРО буенча Бөтен Рәсәй күләмендәге уку-укыту мәйданында үз дәресен тәкъдим итте.

Измайлова Гөлназ Фарис кызы гамәли һәм иҗади юнәлештә эшләүче укытучы.Ул милли-мәдәни аспектны үзәккә алып эш итә,халыкның,милли хәзинәсе белән таныштыру вакытында халык җәүһәрләреннән иҗади файдалана. Шул рәвешле, укучыларында милли горурлык хисләре туа, халыкның үткән мирасына кызыксыну уяна. Гөлназ Фарис кызы укыту-тәрбия мәсьәләләрен тирән аңлап,яшь буынны яңа җәмгыятьтә яшәү шартларына тәрбияләүгә йөз тотып эшли. Татар теле һәм татар әдәбияты-мең елык әдәби мирасы,бай язу культурасы,стиль үзенчәлекләре,жанрлар төрлелеге белән бөтен дөнья мәдәниятенә

 

 

bottom of page