top of page

ҮЗЕМ ТУРЫНДА

         Мин, Татарстанда иң беренче булып Кояшны каршы ала торган, гомер – гомергә җырлы-моңлы булган Актаныш районында тудым. Районыбыз үзәгендә һәм авылларында җырлый, бии белмәгән бала юктыр. Сәнгатькә омтылыш буыннардан  буыннарга күчеп бара. Мөгаен, Актаныш табигате – урманнары, чишмәләре  иҗади сәләткә уңай йогынты ясыйдыр.

 Татарстан өчен Миңтимер Шәрип улы Шәймиев – эпохаль шәхес. Безнең актанышлылар өчен, ул – Актаныш ягының абруен дөнья тарихына күтәргән шәхес. Шулай ук районыбыз үз вакытында танылган талант ияләрен – җырчы Әлфия Афзалованы, шагыйрь Гамил Афзалны, драматург Риза Ишморатны  һәм  башка бик күп әдәбият, сәнгать әһелләрен биргән.

Шулай ук бүгенге көндә фән һәм  мәгариф министры - Фәттәхов Энгел Нәвап улы якташым булуы,  минем эшчәнлегемә тагы да көчлерәк йогынты ясый.

Нәсел агачым ерак буыннан башлана. Әти-әнием, абыем  хәзерге көндә дә, исән- имин, Актанышта тормыш итәләр.

Актанышка кайчан гына кайтсам да, кире киткәндә, елның нинди фасылы, нинди һава торышы  булуына карамастан, мин Актаныш тауы ягына тукталам. Таудан Агыйдел буендагы болын-кырларны күзәтәм, бормаланып – сыргаланып агуы белән көяз кызларны хәтерләткән, гасырлар буе җырлардан җырларга, халкыбызның илһам чыганагы булган матур елгабыз белән хозурланам. Шушы гүзәллектән көч, дәрт, куәт алып Казанга юл тотам. 

ДЕВИЗ

ЭШ АГАЧЫ ҺӘРВАКЫТТА

БИК ЮМАРТ КИТЕРЕР ҖИМЕШ.

 

Г.ТУКАЙ

 

КРЕДО

УКЫТЫЙК! КЫЗЫКСЫНДЫРЫЙК! МАВЫКТЫРЫЙК! ДӘРТЛӘНДЕРИК! ЯРАТЫЙК УКУЧЫЛАРНЫ! БЕЗНЕҢ КИЛӘЧӘК АЛАРНЫҢ КУЛЫНДА!

bottom of page